Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2021, 22:05

Янә ике якташыбыз вафат...

Янә ике якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 157гә җитте.

Соңгы тәүлектә ковид янә ике якташыбызның гомерен өзде.

Әле республика дәваханәләрендә 652 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 42се авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4526 кеше амбулатор дәвалана.

Соңгы тәүлектә 86 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы 15566 кеше савыккан. Әйткәндәй, республикада коронавирус йоктыручылар саны 20901гә җитте, соңгы тәүлектә инфекция янә 165 кешедә ачыкланды.

Пневмония очраклары да һаман ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 175 кешегә куелган, 141 кеше аннан савыккан.

Коронавирус инфекциясенә барлыгы 2 миллионнан артык лаборатор тикшеренү үткәрелгән.

Фото: medikforum.ru

Читайте нас: