Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2021, 21:47

Төмәндә фаҗига: картлар йортындагы янгында җиде кеше һәлак булган...

Төмәндә фаҗига: картлар йортындагы янгында җиде кеше һәлак булган...

Төмән өлкәсенең Боровское авылында шәхси йортта җиде кеше янгын корбаны булган. Алар барысы да шәхси пансионатта яшәүчеләр. Учреждениенең законсыз эшчәнлек алып баруы ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләргә сигнал җирле вакыт буенча 17 сәгатьтә килгән. Якынча бер сәгатьтән соң янгын сүндерелә. Өемнәрне сүткәндә җиде пенсионерның җәсәдләре табыла. Өч кешене коткарып кала алганнар. Алдан ук үлүчеләрнең ятып торган кешеләр булуы билгеле. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор янгын сәбәпләрен тикшерүне шәхсән контрольгә алуын әйткән.

Хәтергә төшерәбез, 2020 елның 15 декабренә каршы төндә Башкортстанның Әбҗәлил районы Ишбулдино авылында картлар йорты урнашкан шәхси агач бина янып 11 кеше һәлак булган иде. "Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. «Картлар йорты «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының 43 яшьлек җитәкчесе Рәсимә Махиянова тоткарланды. Әбҗәлил районы прокуроры Булат Асылгуҗин эшеннән азат ителгән. Шулай ук җирле үзидарәнең вазифалы кешеләренең ваемсызлыгы факты буенча җинаять эше кузгатылган, алар легаль булмаган картлар йорты эшчәнлеген вакытында ачыкланмаган һәм туктатмаган.

https://vk.com/proufu_ru
Читайте нас: