Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2021, 21:51

Сынап карагыз!

Сынап карагыз!

*14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.
*19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.
*Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.

*25 гыйнварда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөм­кин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* Кыш карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
* Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
*Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
*Көн озая башлагач, гыйнвар башында, бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.
*Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
*Кыш сыкы булса, җәй алма була.
*Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
*Яңа елда ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
*Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
*Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
*Тоз юеш булса, кыш көне җепшек була.
*Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Читайте нас: