"Башкортстанга туризм агымы ел саен 2-2,5 миллон кеше тәшкил итте. 2020 елдагы пандемия чорында, чит илләргә барудан баш тарту һәм илдә туристик сезонны ачуга рөхсәт бирелгәч, Башкортстанга туристлар агымы үзаллы туризм исәбенә шактый артты. Мисал өчен, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 3 тапкыр артыграк.
Әмма ковид-19 аркасында кертелгән чикләү чаралары туризм хезмәтләренә сорауның кимүенә китерде. Нәтиҗә буларак, туризм тармагында керем кимүе, эш урыннары кыскару, салым җыюлар азаюы күзәтелә.
Башкортстанда 2020 елның гыйнвар-ноябрь айларында туризм өлкәсендәге хезмәтләр күләме 3,9 миллард сум тәшкил итте.
Федераль реестрда теркәлгән 43 туроператор арасыннан республиканың 12 туроператоры Туризм кэшбэгының федераль программасында катнашты.
Бүгенге көндә Уфада 370ләп турагентлык һәм туроператор исәпләнә. Уфада эчке һәм керә торган туризм өлкәсендә эшләүче турфирмалар үсеше күзәтелә. Уфаның туризм фирмалары төрле экскурсион маршрутлар уйлап чыгара, шәһәр буйлап җәүле, милли колоритлы интерактив экскурсияләр барлыкка килә.
Республикада “Башкорт озын гомерлелеге” проекты гамәлгә ашырыла. Анда өлкән яшьтәгеләр өчен актив вакыт үткәрү формалары каралган. Проектта 1 меңнән артык кеше катнашкан.
2020 елның 6 сентябрендә ике катлы экскурсион автобус презентациясе узды. Аның маршрутында 1100ләп кеше экскурсияләрдә катнашты.
Узган елны туристик навигация билгеләрен урнаштыру буенча эш башладык. Бүгенге көндә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге юлларда 877 юнәлешне күрсәтүче указательләр урнаштырылган.
Башкортстан территориясендә глэмпинглар үсеше Концепциясе эшләнелгән. Әлеге вакытта ул Башкортстан хөкүмәтендә раслауда.
Сибайда узган “Зауралье – 2020” инвестицион сабантуй кысаларында “Павловка сусаклагычы (Нуриман һәм Караидел районнары) туристик-рекреацион кластер булдыру һәм аны үстерү турындагы” килешүгә кул куелды.
2020 елда “Янгантау” геопаркы ЮНЕСКОның Глобаль геопарклары исемлегенә кертелде. Ул Русия һәм БМОда халыкара танылуга ия булган тәүге геопарк.
2019 елдан “Торатау” геопаркы эшләп килә. Әлеге вакытта биредә инфраструктура үсеше һәм территория төзекләндерү буенча эшләр алып барыла. Аннары, “Торатау”ны ЮНЕСКОның Геопарклар глобаль челтәренә кертер өчен номинацион досье заявкасы тапшырылган", - диде БРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нафиков "Туризм үсеше нәтиҗәләре турында" дигән доклады белән республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә чыгыш ясаганда.