Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 гыйнвар 2021, 19:38

Туризм республика үсешенә этәргеч булачак

Туризм республика үсешенә этәргеч булачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында янә "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" проекты да барлыкка киләчәк дип көтелә.

Быел Башкортостан 3,2 миллионга кадәр туристны каршы алырга җыена.

Ел саен республикага 2-2,5 миллионга кадәр турист килә. Былтыр пандемия чорында чит илләргә сәяхәтләр тыелып торды һәм илдә туризм мизгелен ачу рөхсәт ителде. Башкортстанда үзаллы туризм артты һәм ул 2 миллионнан артык кешене берләштерде. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков белдерде.

Бүген Башкортстанда туристлар өчен навигацияләр күрсәткечләре (федераль, төбәк һәм урындагы юллар, шәһәрләрдә навигация) санын 1500гә кадәр арттырмакчылар. 2020 елда 877 күрсәткеч куелган.

2021 елда Зур Көньяк Урал сукмагы 300 чакрымга кадәр озынаячак.

Башкортстан "Урал аръягы-2020" Бөтенрусия инвестиция сабантуен үткәргән өчен "Russian Event Awards-2020" туризм өлкәсендәге милли премиясенең "Иң яхшы туристлык MICE-вакыйгасы" номинациясендә гран-при яулаган.

ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты
#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Читайте нас: