Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 гыйнвар 2021, 19:31

Елның беренче бураны

Елның беренче бураны

Уфа юлларын чистартуда 200гә якын махсус машина катнаша. Ял көннәрендә 9 һәм 10 гыйнварда Уфага көчле кар һәм буран киләсен искәрткән идек инде. Юллар һәм тротуарлар калын кар катламы белән капланды, 194 берәмлек махсус машина һәм юл эшчеләре 10 гыйнварга каршы төндә кар өемнәре белән көрәшергә чыккан. Уфа ишегалларында 700 дән артык коммуналь оешма хезмәткәре иртәнге 5тән эшли, дип хәбәр итә мэрия.

“Шәһәрнең үзәк урамнарын, автобус тукталышларын, тротуарларны, күперләрне һәм тоннельләрне чистарту өстендә эш алып барыла. Кардан арындыру техникасы шәһәрнең ерак районнарында да эшли. Моннан тыш, шәһәр автомобиль юллары бозга каршы материаллар белән эшкәртелә”, - диелгән Уфа хакимияте рәсми белдерүендә.

Шәһәр хакимияте ​​эшкуарларга биналар түбәләреннән карны һәм бозны чыгару, шулай ук ​​үз фирмалары һәм оешмалары янындагы җәяүлеләр мәйданнарын бозларга каршы материаллар сибү буенча мөрәҗәгать итте.

Чыганак: ГТРК «Башкортостан»
Фото: ГТРК «Башкортостан»
Читайте нас: