Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 гыйнвар 2021, 10:49

Балчыктан гүзәллек тудыручылар

Балчыктан гүзәллек тудыручылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөредәге "Бөре керамикасы" - балчыктан керамик эшләнмәләр җитештерү предприятиесендә булды.

Биредә 2016 елдан башлап ак һәм кызыл балчыктан ясалган сыйфатлы һәм хәвефсез эшләнмәләрнең савыт-сабадан алып рестораннар һәм кафелар өчен уникаль статуэткаларга кадәр киң ассортименты җитештерелә. Предприятиедә сигез кеше эшли, 2019 елда керем якынча 25 миллион сум тәшкил иткән.

"Шунысы куанычлы, коллектив җитештерүне үстерүгә бөтен көчен сала. Компания аена 4,5 мең данә әйбер җитештерә, алар республика базарына, шулай ук Санкт-Петербург, Рязань, Владимир, Краснодар, Екатеринбург, Төмән һәм башка шәһәрләргә җибәрелә. Шул ук вакытта Бөре осталарының планнарында аена 30 мең данә әйбергә кадәр арттыру, БДБ илләре базарына чыгу, шулай ук эре маркетплейслар белән хезмәттәшлек итү каралган. «Инвестсәгать» утырышларының берсендә әлеге башлангычларга ярдәм итү турында сөйләшәчәкбез», — дип язды Радий Хәбиров, «Бөре керамикасы» эше белән танышканнан соң, социаль челтәрләрдәге битендә.

Компаниянең идарәче директоры Игорь Михайлов хәбәр иткәнчә, алар җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү өстендә актив эшли — керамик савыт-саба яки сувенирларның яңа төрләре булдырыла. Савыт-саба экологик чиста материаллардан әзерләнә. Җитештерү традицион технологияләргә нигезләнгән: табигый компонентлар һәм кул хезмәте.

Эшләнмәләр уникаль, алар экологик һәм химик яктан хәвефсез. Предприятиенең мөмкинлекләре шәхси эскизлар һәм теләкләр буенча яңа әйберләр эшләргә мөмкинлек бирә.

Фото: Башинформ

Читайте нас: