Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 гыйнвар 2021, 11:05

Акча кирәкме? Бала тап!

Акча кирәкме? Бала тап!

2021 елның 1 гыйнварыннан “Ана капиталы” суммасы сизелерлек үсте. Хәзер ул беренче балага – 483 881,83 сум, икенче балага 155 550 сум тәшкил итә. Бу өлкәдәге яңалыклар хакында тулырак – сайтта!

Беренче балалары 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап дөньяга килгән яисә уллыкка (кызлыкка) алынган гаиләләргә түләнелгән “Ана капиталы” суммасы – 483 881,83 сум тәшкил итәчәк. Элек ул 466 617 сум иде.

Русия Президенты Владимир Путинның башлангычы белән, узган елдан башлап “Ана капиталы” икенче бала өчен дә түләнелә. Былтыр аның күләме төгәл 150 000 сум булса, быел артып, 155 550 сум тәшкил итә. Әгәр, нинди дә сәбәп белән, беренче бала өчен “Ана капиталы”н алмаган булсагыз һәм быел икенче сабыегыз туса, сез берьюлы 639 432 сум акчага ия булачаксыз.

Яңа закон буенча, әлеге акчаны бакча участогында торак йорт салу өчен дә файдаланырга мөмкин. Моның өчен бары тик җирнең законлаштырылган булуы һәм торак төзүгә рөхсәт алу гына кирәк. Шулай ук 2021 елның 1 гыйнварыннан “Ана капиталы” акчаларын авыл ипотекасы программасына да салырга мөмкин. Моның өчен җир хуҗасы булу кирәкми, авыл ипотекасын арендатор да ала ала.

Русия Президенты Владимир Путинның башлангычы белән, “Ана капиталы” программасы янә биш елга озайтылды. 2026 ел азагына кадәр дөньяга килгән сабыйлар дәүләт ярдәмен тоеп үсәчәкләр.

Фото: https://discover24.ru/
Читайте нас: