Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 гыйнвар 2021, 11:34

Маллар янып үлгән

Маллар янып үлгән

6 гыйнварда 03:05 сәгатьтә Әбҗәлил районының Равил авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыккан.

Анда йорт терлекләре янып үлгән, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе. Коткаручылар килгәндә агач каралтыларны ут ялмаган була, ул тулысынча 03:42 сәгатьтә сүндерелгән.

Янгын нәтиҗәсендә 13 баш мөгезле эре терлек һәм алты сарык һәлак булган.

Моның сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

Фото: кп.ру
Читайте нас: