+1 °С
Болытлы
Камчатка краеның Вилючинск шарлавыгында боз эшерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Әлеге вакытта боз астында кешеләр бар. “Беренчел мәгълүматлар буенча, боз кисәге эшерелүеннән 6 кеше каза күргән, 4 кеше бозлар астыннан чыга алган, 1 кеше үлгән. Тагы берсе авыр хәлдә”, – дип сөйләгән агентлыкка вакыйганың шаһитлары.
Каза урынына Ми-8 вертолётында коткаручылар килгән. Тикшерү комитеты боз эшерелү факты буенча тикшерү эше башлаган.