-10 °С
Болытлы
Республика Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.
“Һәр гаиләнең үз традицияләре бар. Безнекендә - Раштуа бәйрәмен гаиләдә каршылау. Бу ел да искәрмә түгел. Якыннар янда, сәламәт, бәхетле – һәм бу иң мөһиме. Һәр өйдә иминлек, гармония һәм аңлашып яшәү булуын телим. Үпкәләрегез бар икән – гафу итегез, үзегез үпкәләтергә мөмкин булганнардан гафу үтенегез. Елны җиңел йөрәк белән башлагыз”, – дип яза Андрей Назаров һәм барысына да матур теләкләрен җиткерә, фәлсәфи фикерләре белән бүлешә.