Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
7 гыйнвар 2021, 11:39

Үзизоляция режимын онытмагыз!

Үзизоляция режимын онытмагыз!

Кызганычка каршы, бәйрәмнәрдә дә яңа коронавирус инфекциясе таралуын дәвам итә.

Дөньяда да, илдә дә, республикабызда да инфекция йоктыруның яңа очраклары даими ачыкланып тора.
6 гыйнварга күрсәткечләр буенча, Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 20 077гә җитте. Аларның 15 294е тулысынча савыккан. Соңгы тәүлектә 13 якташыбыз ковидны җиңгән.
Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 167 якташыбызда теркәлгән.
Коронавирус инфекциясе барлыгы 149 якташыбызның гомерен алып китте. 6 гыйнварда республикада ковидтан үлем очраклары теркәлмәгән.
Әле республиканың 4634 кешесе ковидтан дәвалана. Аларның 715е госпитализацияләнгән, 3919 кеше амбулатор дәвалана.
Русиядә 6 гыйнварга барлыгы 3 284 384 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Әле илдә 562 206 кеше ковидтан дәвалана. Барлыгы 59 510 русияле ковид корбаны булды. 2 662 668 русияле ковидны җиңгән.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга үзизоляция режимын саклау кирәклеге хакында исләренә төшерә.

Фото: tomsk.ru
Читайте нас: