Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 13:00

Яңа автобуслар үтә дә уңайлы

Яңа автобуслар үтә дә уңайлы

РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында Русиянең җиде төбәге өстәмә шәһәр транспорты белән тәэмин ителгән. Белгород, Воронеж, Казан, Түбән Новгород һәм Омск шәһәрләре 70әр яңа автобус, Ижевск белән Ульяновск яңа трамвайлы булганнар.

Яңа автобуслар водитель өчен уңайлы кабина, салонда тавышның азрак булуы һәм климат уңайлылыгы белән аерылып тора. Бөтен транспорт чаралары да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы. Автобусларда күзәтү камералары, навигация җиһазлары, ГЛОНАСС, кондиционерлар эшли. Шулай ук янгын чыкса автомат рәвештү сүндерү, автобусның тизлек режимын контрольда тоту, водительның эш режимын, ял итү вакытын контрольда тоту системасы куелган.

Милли проект ярдәмендә Ижевск шәһәре трамвайлар паркын яңарткан. Удмуртия башкаласы соңгы тапкыр 2003 елда яңа трамвай күргән булган. “Парк 20 ел яңартылмады, - дип бәян иткән Удмуртия Республикасының Хөкүмәт рәисе Ярослав Семенов. – Яңа трамвайлар матур, заманча, пассажирларны уңайлы йөртү өчен бөтен шартлар бар”.

Милли проектка ярашлы Русия төбәкләре 2020 елда 547 яңа автобуслы, 64 троллейбуслы, 45 трамвайлы булган. Төбәкләргә техника 60 процент ташлама белән сатып алына.

Источник: ФГБУ «ИНФОРМАВТОДОР
Читайте нас: