Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 14:57

Уртага салып сөйләштеләр

Уртага салып сөйләштеләр

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында социаль мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

  • Безнең эшебезнең максаты – кешеләр яхшырак яшәсен, - диде Владимир Путин. – Православ динендәгеләр Раштуа бәйрәмен каршы алырга җыенганда без бу проблемалар турында киң сөйләшергә җыелдык. Аеруча дәүләт ярдәменә мохтаҗ булганнарга кагыла. Мәсьәләләр төрле планлы, әмма аларны бер нәрсә берләштерә – ул дәүләт структураларының безнең гражданнарны социаль яклавы.
  • Киңәшмәдә катнашучылар сирәк очрый торган авыру белән җәфа чиккән балаларны дарулар белән тәэмин итү, балалар бакчаларында һәм яслеләрдә урыннарны күбәйтү, кече сыйныфларда укучыларны кайнар аш белән ашату, гаиләләргә социаль түләүләрне вакытында бирү, пенсияләрне индексацияләү һәм башкалар турында сөйләштеләр.

    Владимир Путин 2021 елның 1 гыйнварыннан 3 яшьтән 7 яшькә кадәр бала үстергән һәм аз эш хакына яшәгән гаиләләргә ярдәм итү программалары яңадан эшли башлаячак дип аерып үтте. Элек һәр балага минималь эш хакы күләменең яртысы түләнсә, быел минималь эш хакы күләмендә түләнергә тиеш.

    Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәдә чыгыш ясап, үз фикерләрен белдерде. Мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән сыйлау мәсьәләсенә тукталды, бу изге башлангычларның берсе диде. Моңа кадәр республикада 22 мең баланы бушка ашаттылар. Хәзер исә кайнар аш ашау хокукына 223 мең бала ия.

    Республикада 2 мең мәктәп бар, күп ашханәләргә ремонт таләп ителә. Балалар үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен аларны кафе кебек эшләргә кирәк. Шунсын да әйтергә кирәк, республикада бәләкәй мәктәпләр күп.

    Радий Фәрит улы кызыклы бер фактка тукталып үтте. Ике ел элек алар мәктәпләргә нинди ит китерүләрен тикшергәннәр. Башкортстан ите анда 13 процент тәшкил иткән. Кайбер очракта хәтта буйвол ите дә булган. Хәзер мәктәпләр үзебездә җитештерелгән ит белән тәэмин ителә һәм ул 90 процентка җитте, диде ул.

    Балалар бакчалары төзү буенча республикада былтыр рекорд куелган: 25 бакча төзелгән. Аңа кадәр елда 23 бакча кулланылышка тапшырылган булган.

    2020 ел нәтиҗәле үтте дип, Радий Фәрит улы ил башлыгына ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

    Чыганак: glavarb.ru
    Читайте нас: