Яңа көн
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 15:01

Сабантуй дип белгәнме әллә?

Сабантуй дип белгәнме әллә?

Ярославль өлкәсенең Любим шәһәрендә бер ир Яңа ел чыршысының башына менгән һәм аның очындагы йолдызны йолкып алмакчы булган.

Инцидентны эләктергән видео социаль челтәрләрдә пәйда булган, дип яза «Комсомольская правда».

Шаһитлар ирнең исерек булуын дәлилли. Яңа ел бизәген алырга маташканда ул сынган чыршы башы белән бергә җиргә килеп төшкән. Әмма зыян күрмәгән.

Күпләр моны “вандаллык” дип белдерә. Шәһәр халкы гаепле кеше җәзасын алыр дип ышана.

Чыганак: РИА Новости
Фото: ярославльновости.рф pikabu.ru
Читайте нас: