Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 15:12

"Республикада 223 мең бала бушлай туклана"

"Республикада 223 мең бала бушлай туклана"

Радий Хәбиров Владимир Путинның социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәсендә чыгыш ясады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинның социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәсендә чыгыш ясады. Ул бүген видеоконференция режимында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар сирәк авырулар булган балаларны дарулар белән тәэмин итү, ясле һәм балалар бакчаларында урыннарның һәркем өчен мөмкин булуын арттыру, кече сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү, гаиләләргә социаль түләүләрнең үз вакытында булуы, пенсияләрне индексацияләү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Владимир Путин 2021 елның 1 гыйнварыннан өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар үсә торган аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чарасы яңача эшли башларга тиешлеген билгеләп үтте. Әгәр элек балага түләү күләме төбәктә яшәү минимумының яртысын тәшкил итсә, хәзер аның суммасы бер яшәү минимумына кадәр артырга тиеш.

“Мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында. Бу - безнең карашка, иң яхшы башлангычларның берсе. Чөнки моңа кадәр без 22 меңгә якын баланы бушлай ашаттык. Хәзер 223 мең бала ашатабыз. Һәм без моңа әзерләндек. Бу җиңел булмады. Безнең Башкортстанда 2 меңнән артык мәктәп бар. Бездә дә авыл халкы һәм, димәк, аз комплектлы мәктәпләр күп. Бездә әзерләү өчен төрле модельләр бар иде. Шулай да без кайнар ашны саклап калдык.

Ата-аналар мәктәп туклануын контрольдә тотсын өчен бу эшкә без ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп иттек. Моннан тыш, электрон көндәлек аша менюга заказ бирә алалар. Бездә билгеле бер төрлелек белән бердәм меню бар. Шуңа да кайнар аш белән мәсьәләне хәл иттек”, — диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы шулай ук төшке аш вакытында урындагы итне куллану турында да сөйләде. “Ике ел элек без мәктәпләргә нинди ит килүен анализладык. Анда үзебездәге ит 13 процентка якын иде. Хәзер мәктәпләрдә үзебезнең ит 90 процентка якын. Аңлашыла ки, без Ырынбурдан да, башка урыннан да сатып алабыз. Әмма тулаем алганда, безнең мәктәпләрдә продуктларның сыйфаты күпкә яхшырды”, — диде төбәк җитәкчесе.

Үз чыгышында ул шулай ук барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да биш мең сум күләмендә акча түләнүен әйтте — 406 мең бала акча алды. 2020 елда 25 балалар бакчасы төзелеше турында билгеләп үтте.
Радий Хәбиров Владимир Путинга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

"2019 елда социаль ярдәмгә - 19 миллиард сум, ә 2020 елда 36 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Барысы да безнең кешеләргә килде, ә аннары кулланучылар базарына китте. Гомумән алганда, кешеләр үзләрен ышанычлырак хис иттеләр", — диде Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

"КТ"
Читайте нас: