Русия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин 2021 ел азагына кадәр эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 130 сум күләмендә сакланачагы турындагы карарга кул куйды.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның язына кадәр Русиядә эшсезлек буенча максималь пособие 8 мең сум тәшкил иткән иде. Коронавирус башлангач, пандемия китереп чыгарган икътисади кризис аркасында эшен югалткан гражданнарга ярдәм итү юлларын шактый киңәйтергә кирәклеге аңлашылды. Шундый чараларның берсе - эшсезлек буенча пособиене арттыру һәм аны билгеләү шартларын җиңеләйтү.
Башта пособиене арттыру вакытлы чара булыр дип ниятләнгән иде, тик 2020 ел азагында власть эшсезлек буенча пособиенең максималь планкасы, ким дигәндә, 2021 ел азагына кадәр шул ук дәрәҗәдә сакланып калырга тиеш дигән карарга килде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пособиенең минималь күләме 2020 елның җәендә 4500 сумга кадәр арттырылган иде. Әмма 2021 елда ул янә кимиячәк — 1500 сумга кадәр.
Эш шунда, эшсезлек буенча максималь пособиене эшен югалтканчы күп акча алып эшләгән кешеләр генә алала.