-7 °С
Болытлы
Билгеле булуынча, Бөек Британиядә коронавирусның яңа штаммы килеп чыкты.
Аның куркынычы шунда: яңа коронавирус инфекциясенең бу төр штаммы белән 19 яшькә кадәрге балаларга тиз йогарга мөмкин. Һәрхәлдә, эпидемиолог Дипти Гурдасани шулай ди.
Галимнәр аңлатуынча, моңа кадәр ачыкланган SARS-CoV-2 төренә караганда, мутацияләнгән вирус ике тапкырга тизрәк тарала. Ягъни чирле кеше изоляциягә киткәнче күпләргә чир йоктырып өлгерергә ихтимал.
“Британия штаммы” өлкәннәр өчен дә хәвефле. Шуңа саклану чаралары турында хәстәрлек күрергә кирәк.
Әлегә, шөкер, коронавирусның мутациясе Русия территориясендә ачыкланмаган.