Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 14:00

Кемнәрдер бәйрәм итә, кемнәрдер утсыз утыра

Кемнәрдер бәйрәм итә, кемнәрдер утсыз утыра

Псков өлкәсендә 31 декабрь,1 һәм 2 гыйнвар кар һәм бозлы яңгыр явуы сәбәпле, 20 мең кеше утсыз калган иде

Электр чыбыклары явым-төшемнәр һәм температураның төшүе сәбәпле, экстремаль көчергәнеш кичерә. “Русия Төньяк-Көнбатыш” белгечләре тәүлегенә 24 сәгать эшли.

Псков өлкәсе губернаторы Михаил Ведерников Русия Президенты Владимир Путинга бозлы яңгыр нәтиҗәләрен бетерү барышы турында хәбәр итте. Губернатор барлык хезмәтләрнең, барыннан да элек, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җайга салынган эшен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта берникадәр шәхси йортлар гына электр энергиясез кала. Һава торышының ахыргы нәтиҗәләре иртәгәсе көн киченә бетереләчәк.

“Псков өлкәсендә 110 авария-ремонт бригадасы төзелгән. Барлыгы 509 кеше һәм 170 махсус техника җәлеп ителгән. Энергетиклар төбәкнең ерак районнарында эшли, аларда яшәүчеләр һава торышы аркасында зыян күрә. Моның өчен юлларны бер метрлы кар көртләреннән һәм җимерелгән агачлардан чистартырга туры килә. Холдинг гомуми егәрлеге 2,1 МВт булган 21 күчмә дизель-генератор җайланмасын эшләтеп җибәрде. Шулай итеп, халыкны резервлы электр белән тәэмин итүне җайга сала алдык”, – диде Псков губернаторы Михаил Ведерников.

Губернатор сүзләренә караганда, чит төбәкләрдән килгән авария-ремонт бригадалары соңгы йортны утлы иткәнче эшләргә ризалык биргән.

Читайте нас: