Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 12:00

Эшләгән-эшләгән дә ... үлеп киткән

Эшләгән-эшләгән дә ... үлеп киткән

Кытайда электрон коммерция өлкәсендә эшләүче 23 яшьлек кыз өстәмә смена эшләү нәтиҗәсендә үлеп киткән. Компания кызның үлемен раслаган, әмма рәсми сәбәпләр күрәтелмәгән.

Pin Duo Duo дисконт кушымтасында эшләүче кытайлы кыз, 1:30 сәгатьтә эштән кайтып барганда һушын югалтып, егыла. Һәм шунда ук үлә дә. Әйткәндәй, аның социаль челтәрләрдәге соңгы постында: “Оҗмаһта сверхурочныйлар булмас, дип өметләнәм”, – дигән юллар да булган.

Кызның соңгы сменасы күпме дәвам иткәнлеге турында мәгълүматлар юк. Әмма бер таблоид, Шанхайның финанс хәбәрләре басмасына сылтанып, компания хезмәткәрләре еш кына ялларсыз иртәнге 11.00дән төнге 11гә кадәр офиста эшли, дип яза. Гәрчә рәсми сменалар 20.00 сәгатьтә тәмамланса да.

Басма язуынча, Кытайда электрон коммерция өлкәсен халык телендә “996 эш сәгате системасы” дип атыйлар. Ягъни начальниклар хезмәткәрләреннән атнасына 6 көн рәттән 12 сәгать дәвамында эш урынында булуларын көтәләр дигәнне аңлата.

2019 елда Alibaba Group интернет-холдинг башлыгы, КХРда иң бай кешеләрнең берсе Джек Ма өстәмә эш сменаларының һәм «996” системасын хуплавы турында белдергән иде. “Шундый темпта эшләү – зур уңыш”, – дигән иде ул. Һәркемнең шулкадәр эшләргә мөмкинлеге булмавын да өстәп.

Чыганак: Lenta.ru
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: