Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 14:49

Бала туганга кадәр ковид йоктырырга мөмкинме?

Бала туганга кадәр ковид йоктырырга мөмкинме?

Башкортстанда ана карынында яралгының коронавирус йоктыру очрагы булмаган.

Шулай дип белдерә Уфаның Дим бистәсе ковид-дәваханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире Дина Әпсәләмова.

“Безнең республикада андый очраклар булмады. Яңа туган сабыйлардан беренче һәм өченче тәүлектә анализ алына. Аннары алар бездә яки яшәгән урыннары буенча 14 көн күзәтү астында карантинда тора. Шуннан өченче тапкыр анализ ясала. Чир йоктырган аналардан туган балаларның анализларының берсе дә уңай нәтиҗә бирмәде. Карантиннан соң вакытыннан алда туган яки хәлсез сабыйлар 17нче санлы шәһәр дәваханәсенә күчерелә”, – ди табиб.

Дина Әпсәләмова әйтүенчә, бала тудыру йортында нарасыйлар “сары” зонага урнаштырыла. Монда табиблар махсус киемнәрдә эшли.

“Яңа туган балаларның коронавирус йоктыру очраклары турында хәбәрләр бар. Бала анасы янында торса һәм әни кеше хәвефсезлек чараларын сакламаса, шулай булырга мөмкин. Мондый хәлләр хатын-кыз бала тапканга кадәр тикшерелмәгәндә килеп чыга”, – дип аңлата медик.

Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: rv-ryazan.ru
Читайте нас: