Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 гыйнвар 2021, 14:52

2021 елда да җирле башлангычларга ярдәм күрсәтеләчәк

2021 елда да җирле башлангычларга ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республикада урындагы башлангычларга ярдәм программасы 2020 елдагы уңышлары турында язып чыкты. Проект республика халкының җирле инициативаларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Өстәвенә, проектлар бәясенең кимендә 3 проценты халыкның шәхси кертемнәре, икенче чыганагы 5тән 15 процентка кадәр — муниципаль бюджеттан, өченче чыганагын иганәчеләр ярдәме тәшкил итә. Моннан тыш, уңышлы проектларга республика финанслар белән ярдәм итә. 2020 елда 1061 проект буенча гариза тапшырылган. Аларның 563е җиңү яулаган. Финанс ярдәменең гомум суммасы - 589,5 миллион сум, шуларның 400 миллионы – республика бюджеты акчалары.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, программада авыл кешеләре актив катнаша. Әйтик, узган елда Башкортстан авылларында 382,6 миллион сумлык 385 проект ә шәһәрләрдә 206,8 миллион сумлык 178 проект тормышка ашырылган.

— Шул ук вакытта проектлар төрле, бик кызыклы һәм арада көтелмәгәннәре дә бар. Мәсәлән, Агыйдел шәһәрендә, әлеге программа нигезендә “Салават күпере” балалар бакчасында тозлы шахта җиһазландырдылар, ә Павловка авылында урамга светодиод яктырткычлары куелды,- дип ассызыклады төбәк җитәкчесе

2020 елда иң күбесе мәгариф учреждениеләре белән бәйле проектлар (137) җиңгән. Икенче урында автомагистральләргә һәм алардагы корылмаларга кагылышлы проектлар (117 проект), өченче урында ишегалларын һәм уен мәйданчыкларын төзекләндерү (93 проект). Җирле башлангычларга ярдәм 2021 елда да дәвам итәчәк.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: