Башкортстан Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча комиссиясе ашыгыч рәвештә онлайн-утырыш үткәрде. Комиссия рәисе Алия Әхмәдуллина аларның формалашуына йогынты ясаган факторларны атады.
"Беренчесе - идарәче компанияләрнең җаваплылыгы, алар әлеге исәпләү приборларын ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга тапшырмый.
Икенчесе - күпфатирлы йортларда җылылык энергиясен исәпкә алу приборларының булмавы.
Өченчесе - милекчеләрнең контроль булмавы. Бу мәсъәләне республика Хөкүмәте «БашРТС» белән берлектә хәл итергә бурычлы, — дип шәрехли Алия Әхмәдуллина.
Аның сүзләренә караганда, исәпкә алу приборы булмаган йортларда онлайн мәгълүмат тапшырырга, аларны анализларга кирәк булачак. Республиканың Иҗтимагый палатасында халыкка торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үз грамоталылыгын арттырырга һәм шулай ук әлеге мәсьәләне үзе контрольдә тотарга киңәш иттеләр.
Фото: "Башинформ"