-15 °С
Болытлы
Башкортстанда COVID-19дан үлүчеләр саны 149 кешегә җитте.
Соңгы тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Башкортстанда COVID-19дан үлүчеләр саны 149 кешегә җитте.
Республикада барлыгы 19 910 кеше коронавирус белән авырган. Хәзерге вакытта республика стационарларында 749 кеше дәвалана, аларның 51е - авыр хәлдә, 11е - ИВЛда. Тәүлек эчендә 87 кеше савыккан.
"Дәваханәдән тыш пневмония" диагнозы соңгы тәүлектә 254 кешегә куелган, ә 208 кеше аннан савыгып чыккан.