Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 гыйнвар 2021, 18:31

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнерме?

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнерме?

Әлеге мәсьәлә 2016 елдан бирле ачык кала. Әмма аның быел уңай хәл ителәчәгенә өмет бар.

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турында тәкъдимнәр әзерләү бурычын куйды. Ул агымдагы елның 1 февраленә үтәлергә тиеш.

Декабрь ахырында Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков белән очрашу барышында Путин эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү мәсьәләсенә әйләнеп кайту кирәклеге белән килешкән иде. Октябрь ахырында исә финанс министры Антон Силуанов индексацияләүгә каршы төште. Аның әйтүенчә, хезмәт хаклары соңгы елларда үсеп тора һәм эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү бик үк гадел булмас. Министр билгеләвенчә, игътибарны эшләмәүче пенсионерларга юнәлтү мөһимрәк.

“Эксперт РА” рейтинг агентлыгы аналитиклары хәбәр итүенчә, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү максатында елына 200 миллиард сум таләп ителәчәк. Акча трансферт рәвешендә Русия Пенсия фонды бюджетына күчерелә.

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү 2016 елның 1 гыйнварында туктатылган иде. Өметләр акланырмы – вакыт күрсәтер.

Фото: РИА “Новости”

Читайте нас: