-9 °С
Болытлы
Ике машина елгага чумган.
Башкортстанның ике районында ике машина боз астына төшеп киткән. Беренчесе 3 гыйнварда Салават районының Лаклы авылында елгага төшкән. Машина Әй елгасына чумган.
«Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Машинаны үзаллы чыгарганнар», — дип хәбәр иткәннәр Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк комитетының матбугат хезмәтендә.
Шуңа охшаш хәл Баймак районыныда булган. Анда исә автомобиль юл һәлакәтеннән соң елгага баткан.