Барлык яңалыклар
Общество
5 гыйнвар 2021, 18:35

4 көн эчендә 80 янгын!

4 көн эчендә 80 янгын!

Корбаннар да бар.
2021 ел башланганга дүрт кенә көн үтте. Ә республикада инде 80 янгын очрагы теркәлгән. Аларда алты кеше һәлак булган.
Бу бәланең 90 процентында ут, мичләр, электр приборлары белән саксыз кылану янгын чыгуга сәбәпче булган.
Бүген иртәнге хәбәрләрдә без сезгә Нефтекамада янгын чыгуы, анда 51 яшьлек ирне үлемнән алып калулары турында язган идек.
Коткаручылар киңәш итә:
— биналарда, өйдә тәмәке тартмагыз, төпчеген балкон, лоджияләрдән ташламагыз;
— төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, бер розеткага куәте зур булган берничә электр приборын тоташтырмагыз. Заводта эшләнгән электр җиһазлары белән генә файдаланыгыз;
— өйдән чыгып киткәндә электр приборларын, газ плитәләрен һәм башка корылмаларны сүндерегез;
— балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга мич ягарга, газ плитәләрен кабызырга, электр приборларын тоташтырырга кушмагыз.
Шырпы, ут кабызгыч кебек янгын чыгару куркынычы ббулган әйберләрне аларның буе, кулы җитәрлек җирдә калдырмагыз.
Читайте нас: