Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 гыйнвар 2021, 18:04

Балалар шат булачак!

Балалар шат булачак!

Иглин районының Иглин авылында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды.

Яңа елда балалар бакчасына 260 бала йөриячәк. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә төркем каралган.

Объектны «Демография» гомумләүләт проекты кысаларында төзегәннәр, аның бәясе 179 миллион сум тәшкил иткән.

Барлык төркемнәр, дәресләр өчен бүлмәләр, спорт һәм музыка заллары тулысынча комплектлаштырылган. Балалар бакчасында психолог, логопед, изостудия, медицина пункты кабинетлары каралган. Ишегалдында заманча уен мәйданчыклары булдырылган.

“Улыбка” балалар бакчасы Иглин районының иң зур мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе булды

Учреждение Яңа ел каникулларыннан соң рәсм ачылачак.

Фото: иru.depositphotos.com
Читайте нас: