Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 декабрь 2020, 21:58

Кремль чыршысын телевизордан караячакбыз

Кремль чыршысын телевизордан караячакбыз

Коронавирус пандемиясе аркасында быелгы Кремль чыршысы яңа форматта үтә. Ул телевизордан күрсәтеләчәк.

Быел Кремль чыршысы беренче тапкыр телевизион форматта узачак.

“Пятое время года, или Кто придумал Новый год” Яңа ел тамашасы быел Кремль сараенда балалардан башка гына узачак. Яңа ел спектакле 31 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Карусель” каналында күрсәтеләчәк. Аны илнең барлык балалары да рәхәтләнеп телевизордан карый ала.

Спектакльгә Мәскәү театрларының һәм танылган кино артистлары, акробатика буенча Русия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары җәлеп ителгән.

Кремль чыршысы трансляциясен кабатлап 7 гыйнварда 19.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) һәм 13 гыйнварда 17 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) күрергә мөмкин булачак.

Читайте нас: