Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2020, 21:50

Юлларда сак булыгыз!

Юлларда сак булыгыз!

Республикада көчле кар һәм буран котыра.

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне начар һава шартлары турында кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, республика автомобиль юлларында күз күременең начараюы, көчле кар яву һәм буран күзәтелә.
“Автоюлларда транспорт хәрәкәте авырлашкан. Татарстан Республикасы белән чиктәш төбәктә автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнә. Чикләү уңайлы һава шартлары башлану белән бетереләчәк. Ерак юлга чыкмаска киңәш итәбез", — дип хәбәр итәләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Билгеле булуынча, 27-29 декабрьдә җепшек кар явачак, аерым районнарда буран чыгачак, тимерчыбык һәм агачларда юеш кар сырынтылары, юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булачак.
Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, тизлек режимын, хәвефсезлек дистанциясен үтәргә өндиләр.
Ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру телефоны - 112. Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек буе диспетчерлык хезмәте: 8-927-955-11-00.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: