Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2020, 21:58

Яңа ел табыны сәламәтлеккә зыян салмасын

Яңа ел табыны сәламәтлеккә зыян салмасын

Диетолог бәйрәм киченнән соң авырмас өчен биш кагыйдәне үтәргә киңәш итә.

Диетолог Ирина Дядикова Яңа ел төнен сәламәтлек өчен зыянсыз үткәрергә ярдәм итәчәк биш кагыйдәне үтәргә киңәш итә.
Беренче чиратта ул популяр салатларда кайбер ингредиентларны алыштырырга куша. Әйтик, оливьега колбаса урынына пешкән тавык яки сыер ите кушарга була.
"Селедка под шубой” салатында бәрәңге урынына алма турагыз. Үзегез ясаган соус кушыгыз: үсемлек мае, лимон, тәмләткечләр, ә куертыр өчен йомырка сарысы өстәргә кирәк", — дип аңлата ул.
Табиб мандаринны артыгын кулланмаска киңәш итә, чөнки аның суты "шактый агрессив". Аның сүзләренә караганда, җиләк-җимеш тәлинкәсендә виноград һәм чикләвек булуы яхшырак.
Дядикова күркә урынына алмалы үрдәк әзерләү яхшырак, дип билгели. Шул ук вакытта алманы эчкә тутырмаска, ә кош белән янәшә куярга кирәк, ди.
Шулай ук, диетолог итне балыкка алыштырырга тәкъдим итә. Аны духовкада яки тутырып пешерергә, заливной ясарга була.
Белгеч яңа ел өстәлендәге тозлы һәм маринадлы ризыкларда тозның һәм аш серкәсенең артык күп булуын, аларның шешенүгә китерүен кисәтә. Аларны яшелчәләргә алыштыру күпкә отышлырак, ди ул.

Фото: rg.ru
Читайте нас: