-5 °С
Болытлы
29 декабрьдә 19 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның матбугат конференциясе узачак. Төбәк җитәкчесе журналистлар белән узып баручы елның төп темалары турында фикер алышачак һәм республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.
Сорауларны хәзер үк "ВКонтакте" социаль челтәрендәге БСТ телеканалы төркемендә бирергә мөмкин.
Матбугат конференциясен трансляцияләүне БСТның туры эфирында, "Россия 24", "Башкортостан 24", UTV һәм "Вся Уфа" телеканалларында, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.