Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2020, 11:57

Кызыл зонада эшләүчеләргә хөрмәт белән

Кызыл зонада эшләүчеләргә хөрмәт белән

Башкортстан Републикасының иҗтимагый оешмалары кызыл зонада эшләүче табиб һәм медицина туташлары балаларына 4 меңән артык Яңа ел бүләге тапшыру эшен дәвам итә.
Проектны оештыручылар: республика профосоюзлары, "Бердәм Русия" сәяси партиясе, "Волонтерлар - медиклар" иҗтимагый оешмасы, Гомумрусия халык фронты, НКО. Тиешле күләмдәге бүләк җыелмалары медицина оешмалары җитәкчеләренә, алар исә ата-аналарга тапшыра. Проект 24 декабрьдә старт алган иде.
Мәсәлән, кичә БР Профсоюзлары федерациясе Благовещенск үзәк район дәваханәсе табибларына бүләкләр тапшырды.
Акция кысаларында Кыш бабай белән волонтерлар табибларның гаиләләренә баралар, аларның баларына бүләкләр тапшыралар.

Читайте нас: