Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2020, 11:36

Кытай территориясенә 10 тонна метеорит төшкән

Кытай территориясенә 10 тонна метеорит төшкән

23 декабрьдә Кытай территориясенә зур метеорит төшкән. Бу вакыйга шаһитларына якты болид очуын күрү насыйп булган. Космик объект ярты минут эчендә күз явын алырлык ут чыгарган.

2013 елның февралендә Чиләбе метеоритының төшүен өйрәнгән Россия галиме Сергей Замоздра "Новости" РИАга биргән интервьюсында КХРдагы хәлне шәрехләгән.

"Сүз чын мәгънәсендә искиткеч суперболид турында бара. Вспышка 29 секундка якын дәвам итте — бу метеорит Җир атмосферасына 10 градустан да кимрәк почмак астында керде дигән сүз", — дигән, физика-математика фәннәре кандидаты һәм Челду теоретик физика кафедрасы доценты Сергей Замоздра.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, Кытайда төшкән метеоритларның авырлыгы 10 тоннага якын тәшкил итәргә мөмкин.

https://www.pravda.ru/
Читайте нас: