Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2020, 23:04

Кремль чыршысы беренче тапкыр яңа форматта узачак

Кремль чыршысы беренче тапкыр яңа форматта узачак

Быел аны илнең барлык балалары да карый ала.

Быел Кремль чыршысы беренче тапкыр телевизион форматта узачак.
“Пятое время года, или Кто придумал Новый год” Яңа ел тамашасы быел Кремль сараенда балалардан башка гына узачак. Яңа ел спектакле 31 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Карусель” каналында күрсәтеләчәк. Аны илнең барлык балалары да рәхәтләнеп телевизордан карый ала.
Спектакльгә Мәскәү театрларының һәм танылган кино артистлары, акробатика буенча Русия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары җәлеп ителгән.
Кремль чыршысы трансляциясен кабатлап 7 гыйнварда 19.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) һәм 13 гыйнварда 17 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) күрергә мөмкин булачак.

Читайте нас: