-1 °С
Болытлы
26 декабрь көнне көндез Федоровка районындагы Акбулат авылында торак йортта коточкыч янгын чыга.
Вакыйга урынына килгән пожарниклар 5х8 метрлы бер катлы агач йортны сүндергәндә өч кешенең: 59 һәм 61 яшьлек ике ирнең, 81 яшьлек хатынның мәете табылган.
Аларның ана һәм аның ике улы булуы мөмкин.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото: penza.bezformata.com