Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2020, 11:56

Автоволонтерлар бәһасез ярдәм күрсәтә

Автоволонтерлар бәһасез ярдәм күрсәтә

Пандемия башлангач та республиканың актив гражданнары Башкортстанның волонтерлар хәрәкәтенә кушылды һәм алар ярдәмгә ихтыяҗлык кичерүчеләргә булыша башлады. Автоволонтерлар үзләре дә булыша һәм "ярдәм күрсәтүчеләргә дә булышалар". Алар пандемия шартларында урамга чыгарга ярамаган өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дару илтеп бирәләр, табибларны дәваханәләргә илтеп куялар һәм сменадан соң барып алалар. Кайбер чакта бер автомобиль көненә 40 километрдан күбрәк ара үтә. Әйтик, бүген автоволонтер Сергей Лабин Чишмә поселогына барды. Ул анда кызыл зонада, ковид-госпитальдә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары балаларына яңа ел күчтәнәчләре илтте.
Аеруча ерак араларга сәфәр кылган автоволонтерларга машиналарын заправкалау өчен "ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт" компаниясенең ягулык карталары бирүе бик вакытлы булды. Проектның операторы - Уфа шәһәре үсешенең җәмәгатьчелек фонды.
"ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт" компаниясе традицион рәвештә бай мәрхәмәтлелек программасын гамәлгә ашыра. Предприятие балалар йортларына һәм белем учреждениеләренә, социаль якланмаган халыкка, сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларына булыша, мәдәни һәм тарихи мирасны саклауда кайгыртучанлык күрсәтә.

Өмет.

Читайте нас: