Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 декабрь 2020, 23:09

Радий Хәбиров Рөстәмне кунакка чакырган

Радий Хәбиров Рөстәмне кунакка чакырган

Рөстәм Нәбиев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өчен гадәти булмаган бүләк әзерләгән.

Бу - Эльбрус тавыннан таш. Егет аны Русиянең иң югары ноктасына дөньяда беренче кеше булып кулларында менгәннән соң махсус алып кайткан. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

Блогерны һәм аның хатынын республика җитәкчесе бу якшәмбедә чәйгә чакырган. Нәкъ менә шул көнне Нәбиев Хәбировка истәлекле бүләген тапшырырга тели дә инде.

"Ул лаеклы урын алыр, дип ышанам, чөнки зур авырлык һәм көч белән табылды", - ди Рөстәм.

Нәбиев бүләк иткән таш исемле гравировкалы постаментка куелган.

Искәртеп узабыз, күптән түгел Рөстәм Нәбиев Русия Президенты Владимир Путин белән аралашты. Ил лидеры блогердан парашют белән сикермәвен үтенде һәм кечкенә кызларына күбрәк вакыт бүлүен сорады.

Фото: инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Radiy-H-birov-R-st-mne-kunakka-chakirgan-610007/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: