Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 декабрь 2020, 00:05

Ковид-госпитальләр табиблары балаларына Яңа ел бүләкләре ала

Ковид-госпитальләр табиблары балаларына Яңа ел бүләкләре ала

Башкортстанда "кызыл зонада" эшләүче табибларның балалары өчен Яңа ел бүләкләрен тапшыру акциясе старт алды. Беренче бәйрәм җыелмаларын Уфа шәһәренең 22нче дәваханәсе табиблары алды.

Республикада 4000гә якын шундый гаилә бүләк алачак. Проектны "Бердәм Русия" партиясе, республика профсоюзлары, "Волонтер-медиклар" иҗтимагый хәрәкәте, Гомумрусия халык фронты, НКО гамәлгә ашыра.

"Бу ата-аналарны өйдә бик еш күрмәгән сабыйлар өчен кечкенә генә күңелле сюрпиз булачак. Чөнки хәзер ковид-госпитальләрнең барлык хезмәткәрләре югары интенсивлык шартларында эшлиләр", - диде "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Дәваханә табиблары билгеләп үткәнчә, аларга бу катлаулы көннәрдә ярдәм бик мөһим. Табиблар волонтерларга күрсәтелгән игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында барлык киңкүләм чаралар да гамәлдән чыгарылды, авырулар дәрәҗәсен киметү өчен кертелгән билгеле бер чикләүләр гамәлдә. Әмма Яңа ел балалар өче тылсымлы бәйрәм булып калырга тиеш. Шуңа күрә баллы бүләкләрдән тыш тагын бер күңелле сюрприз оештырылды - 8 гыйнварда "Летучий Голландец" мюзиклы узачак, анда үз гаиләләре белән табиблар килә алачак. Чара “Безнең кайгырту” волонтерлык үзәге эше кысаларында оештырыла.

Фото: "Бердәм Русия".
Читайте нас: