Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
26 декабрь 2020, 00:07

Башкортстан парламенты 2020 елда 150дән артык закон кабул итте

Башкортстан парламенты 2020 елда 150дән артык закон кабул итте

2020 елда республика Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан 150дән артык закон кабул ителде, шуларның 60ы - көзге сессия чорында.

- Быел безнең күп кенә башлангычларыбыз пандемия белән бәйле уңайсыз шартларда гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелде. Икътисадны тотрыкландыруга юнәлтелгән беренче блокны апрельдә үк кабул иттек. Көзге сессия дәвамында парламент гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү эшен көчәйтте. Кабул ителгән законнар нигезендә 50дән артык тармак милеккә салымнан азат ителде. Шундый ук ярдәм чарасы эре сәүдә үзәкләренә бирелде. Шул ук вакытта аларга эш урыннарын һәм хезмәт хакы дәрәҗәсен саклап калу шарты куелды. Шуның белән без бизнеска да, гади гражданнарга да ярдәм иттек, - дип билгеләде бүген традицион йомгаклау матбугат конференциясендә Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев.

Ул шулай ук депутатларның кече һәм урта бизнес өчен булган барлык төр ярдәм хокукы биргән закон кабул итүен искәртте. Сүз ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм башкалар турында бара.

"Үзләренә эшләүчеләр өчен бу пандемия шартларында яхшы ярдәм, плюс үз керемнәреңне легальләштерергә өстәмә стимул, - дип саный парламент Рәисе. - Көзге сессия барышында без шулай ук “Алга” махсус икътисади зонасы предприятиеләре өчен салым ташламалары ясадык - табышка һәм транспорт салымына салымнан биш елга азат иттек".

Пандемия белән бәйле тискәре икътисади процессларны тигезләү белән бәйле булмаган законнар арасында парламент спикеры ел нәтиҗәләре буенча бакчачыларга дәүләт ярдәме турында, хайваннар белән җаваплы мөгамәлә турында, кече балалар өчен мәктәп сайлаганда ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә преференцияләр турында законнар билгеләде. Константин Толкачев ассызыклаганча, ел дәвамында республика парламентарийлары федераль законнарны камилләштерү өстендә дә актив эшләгән.

- Безнең тарафтан өлкән гражданнар өчен пансионатлар эшчәнлеген мәҗбүри лицензияләү кертү, аларга алдан хәбәр итмичә умарталыклар янында пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану, өлешле торак төзелеше базарының барлык катнашучыларының хокукларын яклау, күчмә цирклар, зоопарклар һәм дельфинарийлар эшчәнлеген тыю, исерек хәлдә машина йөртү өчен автомобиль конфискациясе кертү белән бәйле федераль законнар проектлары әзерләнде. Бу башлангычлар ил парламентында ярдәм күрер дип өметләнәбез, - диде Константин Толкачев.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: