Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 20:08

Республика Башлыгы Мишаны сөендерде

Республика Башлыгы Мишаны сөендерде

Миша Манулин өчен бу Яңа ел бүләге генә түгел.

8 яшендә ул микроблар, кеше организмы һәм космос турындагы китапларны уенчыклардан артыграк күрә. Ә пандемия вакытында малай урамга ни өчен чыгарга ярамавы һәм ковидның нәрсә икәнлеге белән кызыксына.

Электрон микроскоп - арзанлы әйбер түгел. Нәкъ менә шуңа күрә дә Манулиннар гаиләсе «Теләкләр чыршысы» акциясендә бәхетләрен сынарга булган. Шунысы кызык, Мишаның теләге язылган Яңа ел шарын төбәк Башлыгы үзе алган.

Әлеге Бөтенрусия акциясенең максаты - ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларның һәм картларның Яңа ел хыялын тормышка ашыру. Башкортстаннан сайтка 500дән артык теләк белән гариза килгән. Аларны 28 февральгә кадәр башкарачаклар. Кагыйдә буларак, балалар ниндидер кыйммәтле әйбер түгел, ә аларга чын-чынлап кызыклы булганын сорый. Миша Манулин белән булган очрактагы кебек.

Уфа хакимияте вәкилләре Мишага әлеге микроскопны тапшырган. Аңа биология укытучысы киләчәк, ул тере организмнарны үзе дә өйрәнә алсын өчен аннан ничек файдаланырга кирәклеген сөйләячәк.

Фото: ВсяУфа

Читайте нас: