Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 19:56

Мәктәпләргә - яңа автобуслар!

Мәктәпләргә - яңа автобуслар!

Башкортстан Республикасы "Мәгариф " гомумдәүләт проекты кысаларында 70 яңа мәктәп автобусы алды.

Яңа автобуслар 34 район һәм шәһәргә юлланды.

Шулай ук автобусларны Мәгариф һәм фән министрлыгына караган алты белем бирү оешмасы — Республика инженерлык лицей-интернаты, 5нче республика спорт профилендәге интернат-мәктәбе, Сибай гимназиясе-интернаты, 3нче Башкорт республика гимназиясе-интернаты, Стәрлетамак коррекция мәктәбе, Стәрлебаш коррекция интернат-мәктәбе алды.

Чарада Премьер-министр урынбасары Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре, мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның август аенда республика Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк бюджеты акчасына 44 мәктәп автобусы сатып алган (104,7 миллион сум). Аларның 43е – 29 муниципаль берәмлек милкенә, берсе Зилаер коррекцион мәктәп-интернатына тапшырылган.

Гомумән алганда, быел мәктәпләр автопаркы 115 яңа транспорт чарасы белән тулыланды.

Фото: Башинформ
Читайте нас: