Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 20:25

Мәктәпләрдә яңа белгеч барлыкка киләчәк

Мәктәпләрдә яңа белгеч барлыкка киләчәк

Алар киләсе елдан илнең 10 төбәгендә эш башлый.

Тәрбия эше буенча белгеч ставкасы 2021 елда Русиянең 10 сынау төбәгендәге мәктәпләрдә барлыкка киләчәк. Бу хакта Русиянең мәгариф министры урынбасары Денис Грибовка сылтама белән “Большая перемена РФ” “Телеграм-каналы” хәбәр итә.

Грибов билгеләвенчә, тәрбия эшенең программаларын гамәлгә ашыруны 2,5 мең хезмәткәр тәэмин итәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, киләсе уку елыннан илнең мәгариф оешмаларында яңа тәрбия программалары барлыкка киләчәк.

Декабрьдә Русиянең Мәгариф министрлыгы мәктәпләрнең гомуми белем бирү программасына тәрбия эшләре календарен кертте.

Фото: ug.ru

Читайте нас: