Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 19:51

Мәктәп укучыларын болан ите белән сыйлыйлар

Мәктәп укучыларын болан ите белән сыйлыйлар

Сынау проекты кысаларында төшке ашка болан итеннән әзерләнгән тефтельләр бирәләр.

Мурманск өлкәсендә мәктәп укучылары менюына болан итеннән әзерләнгән ризыклар өстәләчәк, дип белдерә төбәк губернаторы Андрей Чибис.

Аның сүзләренә караганда, сынау проекты кысаларында Арктика кухнясы элементлары өлкәнең кайбер мәктәпләрендә кертелә башлаган да инде, аларда төшке ашка болан итеннән әзерләнгән тефтельләр бирәләр. Киләсе елда болан итен 24 көнлек менюга һәм башка муниципалитетларга да кертү планлаштырыла.

“Бу файдалы һәм тәмле продукт кына түгел, шул рәвешле без параллель рәвештә безнең территориядә боланчылык хуҗалыкларына ярдәм итү һәм аларны үстерү мәсьәләсен дә хәл итәбез”, — дип, губернаторның сүзләрен китерә ТАСС.

Губернатор, шулай ук, укучыларны тукландыруга чыгымнар көненә 122 сумнан 156 сумга кадәр арттырылачак, дип белдерә.

Киләсе елда өлкә бюджетында мәктәп укучыларын сыйфатлы бушлай тукландыруга 935 миллион сум акча салынган.

Фото: klassnoeradio.ru

Читайте нас: