Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 20:10

Даниилны сюрпризлар көтә

Даниилны сюрпризлар көтә

Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Әлеге акциягә Русия Президенты Владимир Путин, ә республикада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров старт бирде.

Динар Гыйльметдиновка биш яшьлек уфалы Даниил Хабаровның теләген үтәргә туры киләчәк. Малай үзенә Яңа елга каршугыч (снегокат) һәм самокат теләгән. Тиздән ул Башкортстан ЮХХДИ идарәсе бинасында Динар Заһит улы белән очрашачак, анда аны, бүләктән тыш, кызыклы сюрпризлар да көтә.

"Без Даниилның бәхетле Яңа ел кәефе булсын дип телибез", — диде республика буенча ЮХХДИ начальнигы һәм барыбызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Фото: Башинформ
Читайте нас: