Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 20:06

Барыгызга да рәхмәт!

Барыгызга да рәхмәт!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узып баручы елда соңгы тапкыр «Сәламәтлек сәгате» форматында йомгаклау киңәшмәсен үткәрде.

"Сәламәтлек сәгате" безнең медицина проблемалары һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Быел күп вакытны коронавирус белән көрәшү чараларына багышладык, - диде Радий Хәбиров. – Барлык медицина хезмәткәрләренә һөнәри бурычларын үтәгәндә фидакарь хезмәтләре, ныклыклары һәм батырлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Бу чорда без бергә күп нәрсәгә өйрәндек. Алда да җиңел булмаячак. Авыру әле чигенмәде. Әмма 2021 елга без ныклы әзерлек белән керәбез. Без сәламәтлек саклауны модернизацияләү һәм матди-техник базаны ныгыту өчен күп эш башкардык".

Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская быел сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүгә йомгак ясады.

- 2018 елның октябреннән, "Инцидент менеджмент" системасы эшли башлагач, мөрәҗәгатьләр саны ел саен артты: быел социаль челтәрләргә 10 379 мөрәҗәгать килде - дип билгеләп үтте Елена Прочаковская. - Шул ук вакытта сәламәтлек саклау темасы мөрәҗәгатьләр арасында икенче урынга чыкты, бер ел элек ул тугызынчы урында иде. Халык медикаментлар, табиблар җитмәүгә, дәвалау оешмаларының эш графигына зарлана.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә эшләү нәтиҗәсендә урыннардагы иң кискен сигналларга оператив рәвештә җавап бирелде. Ноябрь аенда ковидка каршы үзәк ачу да нәтиҗәле булып чыкты, бу исә халык мөрәҗәгатьләренең кискенләшүен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде.

– Социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итүче кешеләрнең сорауларын хәл итү безнең эшебезнең нәтиҗәлелеген күрсәтә, - диде Радий Хәбиров. – Без юнәлешләрне күрәбез. Һәм бу безгә иң мөһим бурычларга, республика халкын аеруча нык борчый торган мәсьәләләргә игътибар итәргә мөмкинлек бирә.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин узып баручы елның төп нәтиҗәләре турында сөйләде. Быел республикада сәламәтлек саклау өлкәсенең матди-техник базасы шактый ныгытылды. Авылларда 120 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм ачылды, өч табиб амбулаториясе ремонтланды. Уфада - Республика онкология диспансерының яңа корпусы, Салаватта – күпфункцияле шәһәр дәваханәсенең яңартылган корпусы, ә Октябрьскийда 1нче шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусы эшли башлады.

– Безнең аерым горурлыгыбыз - Уфа районында һәм Стәрлетамакта рекордлы срокларда төзелгән йогышлы авырулар үзәкләре. Соңгысын без 19 декабрьдә ачтык, һәм беренче пациентлар анда коронавирустан дәвалана да инде, – дип билгеләде Максим Забелин. - Шул ук вакытта Башкортстан табиблары COVID-госпитальләр эшен оештыру һәм Амур һәм Владимир өлкәләрендә, Камчатка краенда, Карачай-Черкесиядә, шулай ук Абхазиядә һәм Кыргызстанда коронавируслы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү буенча хезмәттәшләренә булыштылар.

Башкортстан Башлыгы 2021 елда әлеге чараны үткәрүнең яңа форматын оештырырга кушты.

- Безнең традицион фикер алышулардан тыш, баш табиблар, медицина ветераннары белән җанлы очрашулар үткәрергә, актуаль сорауларны күтәрергә һәм коллектив белән бергәләп аларны хәл итү юлларын эшләргә телим, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Миңа абруйлы табибларның һәм белгечләрнең фикерләрен ишетү мөһим.

Фото: Главарб.ру

Читайте нас: