Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2020, 20:04

129 якташыбыз – ковид корбаны...

129 якташыбыз – ковид корбаны...

Башкортстанда соңгы тәүлектә янә 149 кешедә яңа коронавирус инфекциясе ачыкланды. Шулай итеп, республикада ковид расланган кешеләр саны 17904кә җитте.

Кызганычка каршы, вафат булучылар саны да артты: инфекция янә бер якташыбызның гомерен алып китте. Барлыгы республикада 129 кеше ковид корбаны булды.

Әле Башкортстан дәваханәләрендә 875 кеше коронавирустан дәвалана. 2840 пациент амбулатор дәвалау ала.

Соңгы тәүлектә 132 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 14060.
Пневмония дә чигенергә уйламый. Соңгы тәүлектә бу диагноз 417 кешегә куелган, 389 кеше пневмониядән савыккан.

Фото: vkpress.ru
Читайте нас: