Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 декабрь 2020, 20:51

Үз йортына ут төрткән

Үз йортына ут төрткән

Белорет районының Инҗәр авылында бер йорт янган.

Ачыклануынча, аңа йорт хуҗасы үзе ут төрткән.

Аннан алдарак 45 яшьлек ир яңа сөеклесе хакына өйдән чыгып киткән. Әмма туган көне алдыннан өенә гафу сорарга һәм килешергә кайткан. Гаиләсе һәм якыннары белән табын артында күп эчелгән аракы аркасында бәхәс чыга – ир белән хатын талаша башлый.

Шул чакта ир бер карарга килә. Кунаклар киткәннән соң ул йортта ашъяулыкка ут төрткән. Аның җиһазларга күчүен көткән һәм качкан.

Ут төртүче тоткарланган, ә бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Башньюс

Читайте нас: