Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 декабрь 2020, 20:03

Машинаңнан колак кагуың бар! Машинаңнан колак кагуың бар!

Машинаңнан колак кагуың бар! Машинаңнан колак кагуың бар!

Бер атнадан илебездә юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучы водительләргә карата закон катылана. Үзгәрешләр 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Машина белән хәвефле идарә иткән өчен (моңа кинәт кенә бер полосадан икенче полосага күчү, шашка уенындагы кебек йөрү керә) 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Икенче тапкыр руль артына алкоголь эчеп утыручыларга карата да җәза катылана: аларның автомобильләре тартып алынырга мөмкин.

Яңа елга кадәр мондый тәртип бозучыларны 30 мең сум штраф көтә һәм алар водитель таныклыгыннан ике елга колак кага. Әгәр дә инде исерек баш аркасында кемнәрнеңдер сәламәтлегенә зыян килә, яки гомере өзелә икән, җинаять эше кузгатыла.

Киләсе елда теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән, тизлекне рөхсәт ителгәннән 40-80 км/с арттырган, сфетофорның кызыл утына үткән, тоташ сызыкны кисеп чыккан өчен водитель таныклыгы тартып алына. Машинасының пыялаларын караңгылатып йөрүчеләр дә, беренче кисәтүдән соң тонировканы алып ташламаса, шулай ук таныклыгыннан мәхрүм калачак.

Фото: pravdaurfo.ru

Читайте нас: