Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 декабрь 2020, 13:35

Коронавирусның гомере күпме калды?

Коронавирусның гомере күпме калды?#ВладимирПутин

Алдагы елның ноябренә илдәге халыкның 70 проценты коронавирустан вакцина алачак.

Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге, “АстраЗенека” компаниясе, РФПИ һәм “Р-Фарм” компаниясе арасында меморандум имзалау уңаеннан очрашу узды. Видеоконференция режимында узган бу очрашуда Русия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Ул вакциналарның дөньяның башка илләрендә дә актив эшләнгәнен әйтте. Шундый вакциналарның берсе Оксфорд университеты белән “АстраЗенека” компаниясе тарафыннан оештырылуын билгеләде.

– Пандемияга караганда, җәмгыять без уйлаганга караганда күпкә йомшаграк булып чыкты. Бу коточкыч авыруны җиңеп чыгу галим-тикшеренүчеләр ягыннан гына түгел, ә хөкүмәт һәм бөтен дөнья буенча глобаль көч таләп итә. Глобаль дәрәҗәдә бергәләп эшләгәндә генә без бу авыруны җиңә алачакбыз, – диде дөньякүләм танылган фармацевт, галим Паскаль Сорио.

– Хәзерге вакытта, бүгенге мәгълүматларны исәпкә алып, әйләнешкә 440 мең вакцина озатылган. Һәм якындагы ике-өч көндә тагын 200 мең доза вакцина җибәреләчәк. Әгәр мондый график буенча вакцина җитештерү алга таба үсә барса, җитештерү дүрт мәйданда башкарылса, киләсе елның ноябренә халыкның 70 проценты вакцина алачак, – диде Русия микробиологы, галим Александр Гинцбург. Ул авырмаучылар турында да фикерен белдерде. – Бөтенләй авырмый торган кешенең интерферон дәрәҗәсе бик югары була. Интерферон – тумыштан аксымга ия иммунитет ул. Ул, кагыйдә буларак, дөрес яшәү рәвеше, яхшы тукланган, яхшы йоклаган, тетрәнүләр кичермәгән кешеләрдә була.

– Бүген Белоруссиядә клиник сынаулар уңышлы тәмамлануы теркәлде. Бу безнең вакцинаны теркәгән беренче ил.
Һиндстан, Кытай, Бразилия, Корея һәм башка илләрдә «Спутник V»не чыгаруны җайга салабыз. Казахстанда “Спутник V” вакцинасын уртак җитештерүгә старт бирелде. Киләсе елда ук барлыгы 500 миллионнан артык вакцина җитештерербез дип көтәбез, – диде Инвестиция фонды башлыгы Кирилл Дмитриев.


Фото: yandex.ru/images/search?text=пандемия%20коронавируса

Читайте нас: